Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Лениногорскиның сәяхәт һәм ял итү урыннары» өчен тавыш бирик

Тиздән май бәйрәмнәре, күп кенә татарстанлылар ял итү һәм сәяхәт итү өчен туристик урыннар эзли. Лениногорск, үзенең кызыклы тарихы һәм истәлекле урыннары белән сәяхәтчеләрне жәлеп итәргә мөмкин.

14-20 апрель аралыгында Лениногорск шәһәре яки районында иң кызыклы туристик урынны билгеләүдә тавыш бирү узачак. 

Шулай итеп, Лениногорскиның дүрт истәлекле урыннарының иң-иңен сайларга тәкъдим итәбез:

1. Лениногорск нефть музее һәм Шөгер авылындагы тарихи - комплекслы музей.  

 2. Шөгердәге 1 нче һәм Тимәш авылындагы 3 нче скважиналар. 

 Татарстанда беренче тонна нефть 1943 елда Шөгердә алынган, ә Тимәштәге 3 нче скважина - иң беренче нефть фонтаны ачылу билгесе булып тора. 

3. Татар галиме, мәгърифәтче Габдерәхим Утыз Имәнигә багышлап ачылган тарихи-мәдәни комплекс. 

 4.Трамплиннар комплексы һәм «Олимпия резервы» спорт мәктәбе.

Биредә трамплиннан чаңгыда сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча дөнья дәрәҗәсендәге осталарны, Универсиадаларда һәм олимпиадаларда катнашучыларны тәрбиялиләр һәм әзерлиләр. Мәсәлән, андыйларның берсе - Данил Садриев. Пекинда Олимпиаданың көмеш призеры булды.

Шәһәркүләм тавыш бирү вакыты тәмамлангач, 21-28 апрельдә Татар-информ сайтында «Татарстанның туристлык урыннары» өчен республика этабында тавыш бирү узачак. Анда, лениногорскилылар, шәһәребез өчен тавыш бирә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X