Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның «Шура хуран» чуваш халык ансамбленә 35 ел тулды (+фотолар)

Лениногорск Мәдәният сараенда «Шура хуран» чуваш халык ансамбленә 35 ел тулу уңаеннан бәйрәм кичәсе узды.

Шәһәребездә, рус, татар, мордва, чуваш, керәшен халыклары яши. Мәдәниятебезне районнарда гына түгел, башка республикаларда да беләләр. 

Лениногорск — күпмилләтле һәм ансамбльләргә бай шәһәр. Инде 35 ел эшләп килүче ансамбльләрнең берсе — «Шура хуран» ансамбле. Бәйрәмне алып баручылар әйтүенчә, әлеге ансамбльне заманында Афанасий Прохоров, Любовь Минукова җитәкләгән, 1989 елдан ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, Ш. Бикчурин исемендәге премия лауреаты Геннадий Садовников җитәкли. 

Ансамбльне Мәдәният сарае җитәкчесе Флера Тухватова чуваш телендә сәламләп, юбилее белән котлады, матур теләкләрен җиткерде, истәлекләре белән уртаклашты. 

"35 ел эчендә алар безне һәрвакыт матур һәм моңлы җырлары белән шатландырып тора. Аларның тырышлыгы милли сәнгатьнең үсешенә зур йогынты ясый. Әлеге коллективны үз милләтенең милли җырлары берләштерде, дисәм ялгышмам. Чөнки чувашлар үз традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш кертә. Әлеге коллективка, инде олы яшьтә булсалар да, шат күңелле, оста, талантлы, актив кешеләр генә җыелган. Кайда нинди генә чара узмасын, алар һәрвакыт әзер тора. Республика, районкүләм, халыкара фестиваль-конкурсларда катнашалар, Дипломнар алып кайталар. Шулай ук, шәһәребез мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, картлар һәм инвалидлар йортында да чыгыш ясыйлар. Без сезнең белән горурланабыз. Чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйм, сезгә ныклы сәламәтлек телим. Безне киләчәктә тә иҗатыгыз белән шатландырып, куандырып торыгыз«,-диде ул.

Шулай ук 2008 елда әлеге коллективка югары дәрәҗәле халык ансамбле исеме бирелүе, коллективта бүгенге көндә 12 кеше эшләве турында да әйтеп үтте. 

Геннадий Садовников белән Ольга Орлованы коллективның «аксакаллары» дип атадылар. Ольга Орлова, 78 яшь булуына да карамастан, коллективның «җаны». Геннадий Садовников – күпкырлы гармунчы. Рус, мордва, чуваш, татар көйләрен уйный. Үзе җырлар, юморескалар яза. Аның иҗат җимешләре «Сувар» чуваш газетында басыла. Юбилей уңаеннан, «Шура хуран» коллективына Рәхмәт хаты, җырчылар — Валентина Гаврилова, Ольга Орловага, Валентина Модинага грамота һәм бүләкләр тапшырылды. 

Юбилей кичәсенә килгән Татарстан Республикасы чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Константин Малышев та, ансамбльне юбилее белән котлап, коллективка Рәхмәт хатлары белән бүләкләр тапшырды. 

«Әлеге юбилей кичәсендә булуыма бик шатмын. Ансамбль коллективына матур теләкләремне җиткерәм. Әлеге коллектив белән 1999 елдан бирле таныш мин. Ул елда „Чуваш сандугачы“ конкурсы үткәрелгән иде. Алар ул чакта ук „яшь түгелләр“ иде, хәзер дә бер дә үзгәрмәгәннәр. Җырлаган кеше картаймый, дип юкка гына әйтмиләрдер. Татарстанда чуваш ансамбльләре йөздән артык. Лениногорск шәһәренең „Шура хуран“ ансамбленең бер үзенчәлекле ягы бар — алар үзләре иҗат иткән җырларны җырлый. Ә башкалар аларныкын. Ансамбльнең бүгенге көндә дә актив эшләвенә куанам. Яшьләр дә килсен иде төркемегезгә дип телим», диде ул.

«Шура хуран» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Геннадий Садовниковка килгәндә, ул әле алар башкаруында күп кенә җырлар авторы гына түгел, ә чуваш телендә чыгып килүче «Сувар» газетында бастырылучы мәкалә, юмореска, хикәя авторы да. «Сувар» газеты хезмәткәре Татьяна Васильева да ансамбльне юбилее белән тәбрик иттте, Геннадий Садовниковның күпкырлы талантлы шәхес булуын әйтте. 

Ансамбльнең юбилей кичәсендә «Шура хуран» төркеме үзенең моңлы, үзенчәлекле җырларын башкарды. Килгән халыкны чуваш милләте генә белгән ысул белән ясалган квас белән сыйлады. Шәһәребезнең «Сүнмәс ялкын», «Эрзянка», «Сударушка» ансамбльләре дә аларны котлап, җыр-бию бүләк иттеләр.

Соңыннан җыелыш та ясадылар. Анда Лениногорск шәһәренең чуваш халык автономиясенең яңа җитәкчесен сайладылар. Аны коллективта җырлаучы, шулай ук китапханә хезмәткәре Ольга Таймухина җитәкләячәк. Моңарчы Ольга Орлова җитәкләгән булган. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев