Лениногорскиның Үзәк китапханәсендә «Аулак өй» узды (+фотолар)
Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Сарабиккол авылының «Нур» ансамбле «Аулак өй» үткәрде.
Ансамбль апалары үзләренең яшь чакларын искә төшереп, элек-электән килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны, уеннарны күрсәтте бу көнне.
«Аулак өй» апаларның бер-берсенә кунакка килүеннән башланса, кич утыру барышында төрле уеннар да уйнадылар. Мәсәлән, «Бишле», «Йөзек салыш», «Дүртле». Такмаклар, табышмаклар да әйттеләр.
Гомумән, «Нур» ансамбле генә түгел, ә килгән халык та уеннарда бик теләп катнашты.
"Нур" фольклор коллективы 2004 елда оештырылган. Башта фольклор коллективының исеме “Тынгысызлар” булган. Бу коллективка нигез салучы һәм аның җитәкчесе - 1986 елда Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган Саримова Гөлнара Нарморат кызы булса, ул эштән киткәннән соң коллектив җитәкчесе итеп 2011 елда Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган Сарабиккол мәдәният йорты директоры Муртазина Раушания Хөсәен кызы билгеләнелә.
Коллектив репертуарына татар халык җырлары, мөнәжәтләр, бәетләр керә. Шәһәр һәм район чараларында, «Тугәрәк уен» һәм «Балкыш» Бөтенроссия татар фольклор фестивалендә бик теләп актив катнаша алар.
2014 елда Болгарда Бөтенроссия татар фольклоры фестивале “Түгәрәк уен” да катнашып - 2 нче дәрәҗәле Лауреат Дипломы белән бүләкләнәләр.
2014 елда район смотрында “Безнең тирәдә иҗат” фестивалендә катнашып Гран-при оталар. Кая барсак та алдынгы урыннарны бирмиләр, Дипломсыз кайтмыйлар.
Халкыбызның гореф-гадәтләрен, әхлак тәрбиясен, рухи кыйммәтләрен саклау, традицияләрне торгызу - коллективның төп бурычыбыз булып тора.
"Аулак өй"да тагын ниләр булган? Бу хакта тулырак "Заман сулышы" газетында язып чыгарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев