Инклюзив экодесант: Лениногорскиның үзенчәлекле балалары булган гаиләләр өмәдә берләште
Чисталык һәркемгә кирәкле
Физик мөмкинлекләре чикле булган балалар әти-әниләре белән бергә өмә ясадылар. Лениногорскиның «Капелька» һәм «Здоровье» дип йөртелүче чишмәләрен, аның тирә-ягын чистарттылар.
Чишмәләр турыдан-туры урман янында урнашкан, бу үзенең уңай һәм тискәре якларын да бирә. Ял итүчеләр урманга барыр алдыннан су ала, ә аннары кайткач чишмәнең салкынча һәм чиста суы белән юынып, саф чишмә суын эчә.
Янәшә урнашкан күпфатирлы йортларда һәм шәхси секторда яшәүчеләрнең күбесе шулай ук чиста сулы чишмәләрнең суын куллана. Бу яхшы әлбәттә, тик моның бер күңелсез ягы бар, кайбер ял итүчеләр, чишмәләрнең янында чүп-чар ташлап калдыра, ял иткәннән соң чишмә яннарын ямьсез хәлгә китерә.
«Җылы көзге көндә, Лениногорскиның шушы хәлгә битараф булмаган кешеләре игелекле максат – туган якның чисталыгын саклау өчен берләште. Шәһәрнең ике чишмәсендә үсеш үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче гаиләләр, әти-әни һәм балалар, эковолонтерлардан торган безнең инициатив төркем оештырган өмә булды», - дип сөйли «Дари добро » оешмасы җитәкчесе Гүзәл Ногуманова.
Аның сүзләренә караганда, чарада бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү атмосферасы хөкем сөргән. Бергәләп чишмә янындагы территорияләрне җыештыруга керешкәннәр. Алар чишмә территориясен чүп-чардан чистарттылар, коелган яфракларны җыештырдылар.
Эштән соң барлык катнашучыларны саф һавада тәмле төшке аш көтеп торган. Мондый мизгелләр аеруча кыйммәтле, чөнки алар үзләрен зур һәм бердәм оешманың бер өлеше итеп тоярга мөмкинлек бирә.
Гүзәл ханым шәһәрдәшләренә мөрәҗәгать итеп, «Без, шушы өмәне оештыручылар буларак, чисталык - җыештырган җирдә түгел, чүп-чар ташлап калдырылмаган җирдә булуын искәртәбез. Әйдәгез, бергәләп табигатебезне саклыйк, шәһәребезнең киләчәге өчен җаваплы булыйк, безнең һәркайсыбыз әйләнә-тирәбезнең, туган җиребезнең чисталыгын һәм матурлыгын саклауга үз өлешен кертә ала”,- диде.
Фотолар Гүзәл Ногумановадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев