Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениноногорскидагы ир-атка мошенник булмаган машинаны саткан

Лениногорскида яшәүче 53 яшьлек ир-ат интернет сайтларының берсендә үзен кызыксындырган машина сатылуы турында белдерү укыган.

 Ул машинаны алырга теләп, аның хуҗасы белән элемтәгә кергән. Хуҗа машинаның  күрше шәһәрдә штрафстоянкада торуын, үзенең сатып алырга мөмкинлеге булмавын әйткән. Машинаны шуннан сатып алырга кирәклеген аңлаткан.

Ир-ат сатучы әйткән адрес буенча килгән һәм янә социаль челтәр аша машина хуҗасы белән элемтәгә кергән.  Хуҗа аңа  алдан машина бәясенең 30 процентын түләп куярга кирәген, үзенең әзер документлар белән  көтеп торачагын әйткән.

Сатып алучы озын-озакка сузмый, ул әйткәнне эшләгән. Банкомат аша күчерелгән акчага квитанцияне дә сатучыга җибәргәннәр. Әмма алар квитанцияне җибәрүгә, машина сатучының социаль челтәрдәге бите юкка чыкан, телефоны да сүнгән.

Штрафстоянка хезмәткәрләре, зыян күрүче әйткән машинаның аларда беркайчан да булмаганлыгын, килешү турында берни дә белмәүләрен әйткәннәр. Ир-ат үзенең бер уйламаганда угрылар кармагына килеп кабуын аңлаган.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге халыкны интернет сайтлары аша сату-алу иткәндә уяу һәм игътибарлы булырга чакыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев