Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәп автобусларының уку елына әзерлеге тикшерелә

Уку елы башланыр алдыннан Лениногорск районы буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәктәп автобусларының яңа эш сезонына әзерлеген тикшерә башладылар.

Мәктәп автобусларының техник яктан торышын карау, кирәкле документацияне һәм автобусларны йөртәчәк шоферларның балалар йөртү белән бәйле эшкә бөтен яклап та яраклылыгын, шулай ук транспорт чарасының янгын сүндергеч, аптечка, авария билгеләре һәм инструментлар белән комплектланганлыгын тикшерү — даими үткәрелүче процедура. Аны елга ике тапкыр: августта —уку елы башланыр алдыннан һәм кыш көне үткәрәләр.

Лениногорск районында барлыгы 14 мәктәп автобусы теркәлгән. Әлеге транспорт чарасының механизмнарның төзеклеген тикшерүгә Дәүләт автоинспекциясе зур әһәмият бирә. Әлеге тикшерүгә мәктәп автобусларын йөртүче һәрбер шофер әзер, транспорт чарасының төзеклеге, балаларны ышанычлы автобусларда йөртүгә алар җитди киләләр. Шуңа да карамастан, бу тикшерү рәсми кәгазьгә билге кую өчен булган формаль тикшерү генә түгел: транспортның салонын да, капот астында да җентекләп тикшерәләр.

Гомумән алганда, балаларны йөртү өчен булган транспорт чараларына Дәүләт автоинспекциясе аерым игътибар бирә һәм бу өлкәдә хокук бозулар сирәк очрый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев