Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәп укучылары «Степной Заказник»та булып кайттылар (+фотолар)

Лениногорск шәһәренең «Степной Заказнигы»нда «Парклар маршы-2023» табигатьне саклау акциясе узды.

Анда Карабаш, Бөгелмә, Әлмәт һәм Лениногорск мәктәпләре укучылары катнашты. 

Акция барышында укучыларга Хәлил Галәметдинов заказникта нинди бөҗәкләр яшәвен, нинди кыргый хайваннарны һәм кошларны урманда очратырга мөмкин булуын сөйләде. 

Мәсәлән, косули, поши, суроклар кебек кыргый хайваннарны, подалирий кебек күбәләкләрне очратырга мөмкин.

Укучылар, шулай ук  «Степной Заказнигы» ның үзендә дә булдылар.  Анда заказник үткәргән төрле конкурсларда катнашкан балаларның кул эшләре, рәсемнәрен күрергә мөмкин иде.

«Степной заказнигы» җитәкчесе Фәрит Динмөхәммәтов конкурсларда катнашучыларга Диплом һәм грамота тапшырды. 

Акция барысында Заказник буйлап үткәргән экскурсия балаларда күңелле тәэсирләр калдырды. 

Рамил Гарифуллин, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев