Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында пальма маен куллануны тыярга телиләр

Дәүләт Думасында уку йортларында пальма мае кушылган продукцияне куллануны тыя торган закон проекты әзерләнә, дип хәбәр итә «Известия» басмасы.

"Балалар бакчаларында, мәктәп һәм студентлар ашханәләрендә тәкъдим ителә торган сөт, икмәк — булка, кондитер һәм башка продукция составында ясалма алмашлыклар һәм пальма мае булырга тиеш түгел", - дип ассызыклаган Россия Фәннәр академиясе академигы Владимир Кашин. 

Мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка оешмалар бу таләпне дәүләт сатып алулары каршындагы техник биремдә күрсәтергә тиеш булачак. 
Җитештерүчеләр сөтле продукция җитештерүне арттыралар, терлек майларын үсемлек майларына, шул исәптән пальма исәбенә алыштыралар. 

Шул ук вакытта сөт продукциясе составында үсемлек майларын "яшерә" торган, ягъни фальсификат җитештерә торган компанияләр товар бәясен һәрвакытта да киметми, шуңа күрә яңа тыю продукция бәясендә чагылыш тапмаячак, дип күздә тота депутат.

https://shahrikazan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев