Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәпләрнең берсендә кызамык тапканнар

Авырулар прививка ясамаган, вакцинациядән баш тарткан булган.

Барлык пациентларны профессор Агафонов исемендәге республика клиник инфекция хастаханәсенә озатканнар.

Казанның 18нче мәктәбендә кызамык белән авыручы табылган. Тагын дүрт укучы һәм педагог шик астында.

Искәртеп узабыз, кызамык бик тиз таралыш алуы белән куркыныч. Шуңа күрә авыру кеше белән элемтәдә булган һәркем, моңа кадәр вакцинацияләнмәгән булса, прививка ясатырга тиеш.

Хәзерге вакытта медицина хезмәткәрләре авырулар белән элемтәдә булган кешеләрне ачыклыйлар, адреслы обходлар үткәрәләр. Учреждениедә профилактик чаралар, бинаны санитар эшкәртү, балаларны һәм мәктәп коллективын тикшерү һәм ревакцинацияләү үткәрелгән. Прививка ясалмаган бер төркем укучылар укудан читләштерелгән.

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев