Лениногорск мәктәбендә табигать сакчылары булырга да өйрәнәләр
Мәктәп урманчылыгы – табигатьне өйрәнү, урман үсемлекләрен үстерү һәм утырту, урманны саклауда һәм төзекләндерүдә ярдәм күрсәтү белән мавыккан мәктәп укучыларын берләштереп торучы оешма ул.
Шулай ук урманчылык хуҗалыгына булачак белгечләр әзерләүдә мөһим звено булып тора. Бу хакта Лениногорскиның 3нче мәктәбендә үткән зональ семинар-практикумда сөйләштеләр.
Семинарда Яңа Чишмә, Бөгелмә,Чирмешән, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск районының мәктәп урманчылыгы җитәкчеләре, шулай ук безнең мәктәпләрнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты. Кунакларны сәламләде һәм семинар эшендә уңышлар теләде: Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин, Лениногорск урман хуҗалыгы җитәкчесе Радий Салихов (мәктәп урманчылыгы Лениногорск урман хуҗалыгы тыгыз хезмәттәшлек алып бара).
Семинарны «Дубки» мәктәп урманчылыгында шөгыльләнүче кызлар һәм малайлар визитка белән ачып җибәрделәр, катнашучыларны сәламләделәр һәм уңышлы эш теләделәр.
“Дубки” түгәрәге өстәмә белем бирү системасында мөһим роль уйный, укучыларга урман хуҗалыгы һөнәрләре белән танышырга һәм киләчәк һөнәрләре өчен күнекмәләрне үстерергә мөмкинлек бирә. Түгәрәкнең программасына теоретик дәресләр, экскурсияләр һәм урман хуҗалыгы вәкилләре белән очрашулар керә. Бу укучыларга чынбарлыктагы хезмәт дөньясы турында белем алырга, киләчәктә белем алу һәм һөнәри үсеш юнәлешен аңлы рәвештә сайларга мөмкинлек бирә, дигән фикердә тора югары категорияле укытучы, «Дубки» мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Резеда Мөхетдинова.
“2019 елдан безнең мәктәптә мәктәп урманчылыгы эшләп килә. Табигатьне өйрәнү, аңа сакчыл караш тәрбияләү, укучыларның урман турында белемнәрен арттыру – бу оешманың төп максатлары. Урманчылык – бер фикер һәм теләк белән берләшкән укучылар берлеге. Бүгенге көндә 20гә якын укучы шөгыльләнә. Әле кечкенәләр төркемен дә җыйдык. Алты юнәлеш буенча эшебезне алып барабыз: урман хуҗалыгы, табигатьне саклау, экология, һөнәри юнәлеш хезмәт, ял-иҗат. Лениногорск урманчылыгы, «Дала» тыюлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Лубян урман-техник колледжы белән хезмәттәшлек итәбез. «Лениногорск урманчылыгы» белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Оешма хезмәткәрләре балаларга урманчылык өлкәсендә белемнәрен үстерүдә зур ярдәм күрсәтәләр, үсентеләр утырту тәртибе белән таныштыралар, дендрология, урман торгызу, урманны саклау буенча дәресләр үткәрәләр. Мәктәп урманчылыгы эше һәрьяклап оештырылган. Барлык гамәлләр дә табигатьне саклау, аңа зыян китерүне булдырмау максатында башкарыла. Мәсәлән, Яңа ел алдыннан, декабрьдә мәктәптә “Креатив чыршы" конкурсы уза. Конкурс урманда үсүче агачларның гомерен озайту максаты белән үткәрелә”, - дип сөйли «Дубки» мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Резеда Мөхетдинова.
Мәктәп урманчылыгында дәресләр дә кызыклы уза, укучылар күп нәрсәләргә өйрәнәләр. Дәресләр табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә һәм укучыларның һөнәр сайлавына йогынты да ясый .
3нче мәктәпнең укучысы Ярослав Иваньчин әйтүенчә, аңа мондагы түгәрәккә йөрү ошый. “Безнең күп тапкырлар урман утыртырга чыкканыбыз булды. Мәктәп территориясендәге дендро-бакчада эшлибез, анда күп төрле агачлар, үсемлекләр утырттык. Әле тагын акцияләрдә катнашабыз”, - ди.
Узган ел мәктәп территориясе ишегалдында дендро-бакча барлыкка килде. Ул белем бирү процессында күрсәтмә әсбап буларак хезмәт итә. Монда 15 төрле үсемлек утыртылган: алмагач, каен, чыршы, туялар, каштан, кура (малина) һәм башкалар.
Булачак урманчыларны Кукмара районының Лубян колледжында әзерлиләр. Уку йортының директоры Рим Фазылов укуларны нинди һөнәрләр буенча үтәргә мөмкин булуы турында сөйләде.
Семинар барышында педагоглар «Укучылар белән һөнәри юнәлеш бирү формасы буларак мәктәп урманчылыгы» темасына тәҗрибә уртаклаштылар, әйтик, виртуаль чынбарлык күзлекләре ярдәмендә урман дөньясына сәяхәт итү дәресне тагын да кызыклы итәргә мөмкинлек бирә.
Семинар кунаклары өчен мәктәп урманчылыгы кабинетына һәм мәктәпнең дендро бакчасына экскурсияләр оештырылды.
Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 23 май санында укый аласыз
Розалия Мостафина
фотолар: 3нче мәктәптән
Белешмә.
Лениногорск районында дүрт мәктәп урманчылыгы эшләп килә: Сугышлы башлангыч мәктәбендә – “Лесная сказка”, 3нче мәктәптә – “Дубки”, Иске Иштирәк мәктәбендә – “Яшь урманчылар” һәм “«Хранители природы» - Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев