Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Машина йөртүчеләр өчен яңалык бар

2025 елның 1 мартыннан ОСАГО булу-булмауны камералар буенча тикшерә башлаячаклар.

Булмаган очракта автомобильчеләргә "Дәүләт хезмәте" сайты аша кисәтүләр киләчәк. Мондый тәҗрибәне ел дәвамында үткәрәчәкләр, дип яза “Известия”.

Башта системаның эшен тикшерү һәм гражданнар әзерләнеп өлгерсен өчен эксперимент үткәрергә карар кылынды, дип аңлаткан Россия автоиминиятчеләре берлеге башлыгы Евгений Уфимцев.

Илкүләм иминият мәгълүмат системасы (НСИС) генераль директоры Николай Галушин сүзләренчә, техник яктан система инде әзер. Әгәр һәр көнне полисы булмаган машина йөртүче 800 сум штраф алачак икән, аена 20 көнгә бу 16 мең сум дигән сүз. Ә бу иминиятләштерү сатып алуга караганда кыйммәтрәк чыга.

Ш.К.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев