Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә медицина оешмаларын табиб кадрлары белән тәэмин итү эшен көчәйтергә кушты.
Рөстәм Миңнеханов медицина персоналы белән тәэмин ителешнең уртача 80 проценттан да ким булмаска тиешлегенә игътибар итте. Хәзер иң кискен вәзгыять Яңа Чишмә, Менделеевск, Тукай, Баулы, Түбән Кама, Зәй, Чистай, Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнарында.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә хакимият башлыкларының шәхси контролендә булырга тиеш.
Ул яшь белгечләрне җәлеп итү өчен мәгариф учреждениеләре белән багланышлар эшен активлаштырырга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, башка төбәкләр тәҗрибәсен өйрәнергә һәм бу юнәлештә эшне системалаштырырга кирәк.
Бу тема буенча Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, бүген системада 19 460 табиб эшли, әмма тотрыклы уңай динамикага карамастан, муниципаль берәмлекләрдә кадрлар белән бәйле вазгыять бертөрле түгел.
Беренчел звенода кискен кытлык саклана.
Бу проблеманы республикадан читтән белгечләр җәлеп итү йә табибларны медицина оешмалары арасында нәтиҗәле бүлү хисабына хәл итәләр.
Быел шулай ук Чаллы, Әлмәт һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә медицина оешмаларының комплектлашуын арттыруга ирешелде. Медицина кадрларын җәлеп итү эшендә ведомствоара нәтиҗәле хезмәттәшлекнең иң ачык мисалы Алабуга булды.
Аерым очракларда хәтта ярдәм чаралары булу да табиб кадрлары белән тәэмин ителешнең артуына китерми, дип билгеләп үтелде. Шуңа бәйле рәвештә эшнең яңа механизмнарын эзләргә тәкъдим ителде.
Быелдан Татарстан Рәисе карары белән республикадан читтән белгечләр җәлеп итүнең яңа чарасы гамәлдә:
Татарстанга башка төбәкләрдән һәм илләрдән килүче кытлык булган белгечлек табибларына 1 миллион сум күләмендә түләү. Бүгенге көндә әлеге программада 204 кеше катнашты, 109 кеше түләүләр алды инде, аларның 50 проценттан артыгы беренчел челтәргә килде. Бу участок табиблары-терапевтлар, педиатрлар, хатын-кызлар консультацияләрендә акушер-гинекологлар.
Илнең алдынгы төбәкләре тәҗрибәсен анализлау нәтиҗәләре буенча Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршында Кадрлар чишелешләре дирекциясен төзү турында карар кабул ителде. Дирекция эшенең төп юнәлешләреннән берсе - яңа кадрлар җәлеп итү. Аның эшчәнлегенең төп коралы - «медицинские-вакансии.рф» порталы.
Нет комментариев