Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Мичурин авылы мәдәният йортында «Галактика» белән «Спутник» ярышты (+фотолар)

Космонавтика көне алдыннан спорт һәм күңел ачу чарасы узды.

Мичурин авылы мәдәният йортында узган чарада  кызлар һәм малайлар “очыш”ка әзер икәнлекләрен күрсәтте.

Яшь космонавтлар ике командага бүленде. Аларның һәркайсы «Галактика» һәм «Спутник » дигән исем һәм девиз сайлады.

Ярышлар физик әзерлекне генә түгел, интеллектны һәм команда рухын тикшерүне дә үз эченә алды.

Программада спорт өлеше һәм интеллектуаль өлеш тә бар иде.

Бергәләп эш итәргә кирәк булган эстафеталар аеруча  җанландырып җибәрде, чөнки ачык космоста дуслык кына җиңә. Җанатарлар бәйрәм шау-шуы тудырып, катнашучыларга актив ярдәм күрсәттеләр.

Чарада  ике команда да бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр: тизлек, җитезлек һәм галәм турында тирән белемнәр. Әлбәттә, дуслык җиңде. 

Барлык катнашучылар да күңел күтәренкелеге һәм татлы бүләкләр алды. Мондый чаралар физик сыйфатларны үстереп кенә калмыйча, дөньяга карашыбызны киңәйтә, ди китапханәче Сания Вахитова.

 

фотолар: китапханәдән


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев