Мобилизацияләнгән лениногорскилыларны туганнары күреп кайтты
ҖӘМГЫЯТЬ

Мобилизацияләнгән лениногорскилыларны туганнары күреп кайтты

Үткән ялларда лениногорскилылар мобилизацияләнгән якыннары янында булып кайтты.

Лениногорскидан 8 гаилә мобилизациягә эләккән һәм Казан танк училищесына (Казан-Экспо) җибәрелгән якыннарын күреп кайтырга насыйп булды. Автобусны "Лениногорск РемСервис" җәмгыяте биргән.  

Алар якыннарына җылы киемнәр, тәм-томнар, мәктәп укучыларыннан Җиңү теләп язган хатлар һәм башкаларны алып барган. Мобилизацияләнүчеләрнең шимбә-якшәмбе көннәрендә туганнары белән күрешергә мөмкинлек бар. 

Мобилизацияләнгәннәр үзләренең Казан-Экспода ничек көннәре үтә, нишлиләр, нәрсәгә өйрәнүләре, нәрсә ашаулары, ничек йоклаулары һәм башкалар турында сөйләгән. 

Ильмира Гәрәева 

 

 


Нет комментариев