Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

«Мондый суыклар берничә ел булганы юк иде инде»: Халык синоптигы җәйнең ничек киләчәген әйтте

Иң элек метеорологларның фаразы белән танышыйк.

Россия Гидрометеорология үзәгенең әйдәп баручы синоптигы Марина Макарова, февральдә аномаль җылы булачак, ә яз гадәттәгедән иртәрәк киләчәк, дип белдерә – «Шәһри Казан»

Аныңча, бөтен Европа Россиясе, шул исәптән Казанда да февраль һәм март айларында һава температурасы нормадан югарырак булачак. Климатолог, Россия фәннәр академиясе академигы Владимир Клименко “АиФ”ка исә Мәскәүгә чын июнь май аенда ук килә, ә язның беренче билгеләрен февральдә үк күрәчәкбез, дигән.

Язның иртә килүе турында Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд та белдерә. Ул илнең үзәк өлешендә, төньяк-көнбатышта һәм көньякта көндезге температуралар -2 дән 5 градуска кадәр тирбәлә алуына игътибар итә, бу кыш уртасы өчен гадәти күренеш түгел. "Җылылык хәтта традицион салкын төбәкләр - Якутия белән Ерак Төньяк территориясенә дә кагылачак”, - дигән ул.

Казан университеты метеорологы Тимур Әүхәдиев безгә кистереп кенә әйтергә кыенсынды. Аның әйтүенчә, дөньяның әйдәп баручы фаразлау үзәкләренең февральгә карата фаразлары аерыла.

Арча районы Ашытбаш авылыннан халык синоптигы Рәис абый Шәкүров белән дә хәбәрләшеп алдык. Ул исә яз иртә киләчәк дип сөендерергә ашыкмады.
- Февраль ахырында 20-25 градус суыклар да булырга мөмкин, - дип тә куйды. – Былтыр август ахырында эссе көннәр булып алды бит. Җәйгә карап килә торган булса, февраль ахырында салкыннар булыр дип уйлыйм. Көндез инде кояш карый башлый, ни дисәң дә, мартка якыная бит. Тәүлекнең якты вакытында көн җылынып ала. Мартка да алай өметләнеп торырга кирәкми. Анда хут суыклары булмагае.

Ә менә җәй әйбәт киләсе икән. “Быел кыш тотрыклы килде. Мондый суыклар берничә ел булганы юк иде инде. Кыш кергәннән бирле бер тапкыр да җебеткәне булмады. Җәй кышка карап килгәндә, ул да шулай тотрыклы булыр дип әйтергә була. Гыйнвар уртасындагы суыклар җәй уртасына, печән өстенә туры килә. Эссе булачак. Печән киптерер өчен дә, кортларга бал җыярга да көннәр әйбәт торачак”, - дип сөендерде ул.

 

 https://shahrikazan.ru

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев