Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мошенниклар Лениногорскида яшәүчене дәүләткә хыянәт итүдә гаепләп акчасын үзләштергәннәр

Телефон аферистлары яңа схемалар уйлап табуын дәвам итә.

 Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 64 яшьлек ир-ат мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ир кеше үзенә билгесез номердан шалтыратуларын сөйләгән.

Шалтыратучы үзен социаль фонд хезмәткәре дип таныштырган һәм лениногорскилының пенсия стажын яңадан исәпләү өчен, аңа социаль фондка килергә кирәклеген әйткән.  Моның өчен билгеле, башта  кабул итүгә язылып куярга кирәген белдергән һәм үзе үк язып та куйган. Ә  лениногорскилыга телефонына килгән талон кодын, шәхси дәүләт хезмәтләре кабинеты аша  расларга гына калган.

Пенсионер үзеннән сораганнарның барсына да җавап биреп, үзен кабул итүгә язылдым дип, тынычланып калган. Әмма бу озакка бармаган, аңа янә шалтыратканннар. Бу юлы шалтыратучы хатын-кыз үзен дәүләт хезмәтләре куркынычсызлыгы бүлеге белгече дип таныштырган. Пенсионерга мошенниклар шәхси кабинетыгызны ватарга һәм сезнең исемгә кредит рәсмиләштерергә  маташа дип хәбәр иткән. Бу да соңгысы булмаган, ир-атка төрле белгечләр шалтырата башлаган.  Шул рәвешле, җинаятьчеләр зыян күрүчене аптырашта калдырган.

Алга таба мошенниклар, ир-ат исеменә рәсмиләштерелгән кредит  ВСУның  террорчылык эшчәнлегенә ярдәмгә күчереләчәк, ә үзе Ватанга хыянәт иткән өчен җинаять җаваплылыгына тартылачак дип куркытканнар. Әлбәттә, үзләренең ярдәмннәреннән ташламаганнар, шунда ук “ФСБның  киберкуркынычсызлык хезмәте вәкиле” белән тоташтырганнар.

Ә ул, үз чиратында, зыян күрүчедән  мәгълүматны фаш итмәү турында телдән подписка алган. Аның сүзләре буенча, мошенникларның кредит рәсмиләштерүен булдырмау өчен, ир-ат үзе кредит рәсмиләштерергә һәм куркынычсыз счетка күчерергә тиеш булган. Куркуга төшкән пенсионер җинаятьчеләрнең барлык шартларын үтәгән, кредит алган, үз акчаларын өстәгән һәм гомуми суммада алдарларга  704 мең сум акча күчергән.

Бераздан аңа янә шалтыратып, бүгенге көнгә регламент буенча билгеләнгән эшләр тәмамланды, иртәгә инструкция буенча дәвам итәрбез дигәннәр. Соңыннан пенсионер әлеге хәлне анализлап, үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлап алган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

 Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексы 159 нчы  маддәсе 3 нче өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев