Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөхәммәтшин парламент утырышында Дәүләт Советы эшенә йомгак ясаячак

ТР Дәүләт Советының быелгы соңгы, унҗиденче утырышы бүген Казанда узачак.

Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиденче чакырылыш республика парламенты эшенә йомгак ясый.

Утырышның көн тәртибенә барлыгы 24 мәсьәлә, шул исәптән 12 республика һәм дүрт Федераль закон проекты кертелгән.

Депутатлар беренче укылышта транспорт салымы, Татарстанда салым салуның патент системасын кертү, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм өлкәсендә мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләре, гражданнар оборонасы, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннарын квоталау һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ инвалидлар һәм гражданнарны эшкә урнаштыру өчен аерым эш төрләрен резервлау турындагы законнарга үзгәрешләр кертә торган канун проектларын караячак.

Моннан тыш, парламентарийлар тонусны күтәрә торган алкогольсез эчемлекләр, шул исәптән энергетиклар сатуны тыю һәм чикләү турында республика закон проекты, шулай ук аның белән бәйле ТР Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы закон проекты хакында фикер алышачак.

Утырышның көн тәртибенә шулай ук ТР Министрлар Кабинетының гражданнарның сәламәтлеге турындагы доклады да кертелгән, аны республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев тәкъдим итәчәк.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев