Ник бала алып кайтмыйсыз инде?
Мондый урынсыз сорауларга ничек дөрес итеп җавап бирергә.
Гаилә корып җибәрүгә яшьләрнең адресына күп кенә “тозсыз” сораулар килә башлый: Кайчан бәби алып кайтасыз? Планлаштырасызмы? Күпләр әлеге сораулар белән кешене үпкәләтәм, хәтта рәнҗетәм дип уйлап та бирми.
Бу язмада нәкъ менә балага уза алмаган, әмма күпмедер вакыттан соң бәби алып кайткан бәхетле хатын-кызлар, аналар белән аралашып алырбыз. Аңа кадәр психолог Чулпан Нигъмәтҗанова-Гәрәфиева белән “тозсыз” сорауларга дөрес итеп җавап бирергә һәм үз чикләребезне булдырырга өйрәнербез.
– “Кайчан гаилә корасыз? Кайчан бәбәй алып кайтасыз?” ише сораулар кешенең шәхси тормышына кагыла. Күп кенә очракта артык кызыксынучылар шәхси чикләрне бозганнарын сизми дә кала. Шуңа күрә без мондый сорауларны йөрәгебезгә якын алабыз, тискәре кабул итәбез. Җәмгыятьтә еш кына бу мәсьәләдә буынара конфликтлар да туа, чөнки әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез өчен беренче урында гаилә торган. Әйтик, укып бетерүгә, көллият яки югары уку йортын тәмамлауга, тормыш корып җибәрү, бала алып кайту алар өчен мөһим булып саналган. Мәсәлән, балалар бакчасыннан соң – мәктәпкә, аннары югары уку йортына керсәң һәм укып бетергәч, гаилә корсаң, син үзеңне бәхетле итеп хис итәсең. Әгәр дә бу тәртип бозылса, без борчыла башлыйбыз. Бу шаблоннар буенча яшәргә кирәк түгел, яшьләр моны аңлый. Хәзер исә кияүгә чыгу, өйләнү, бигрәк тә бала алып кайту максатлар исемлегенең соңгы баскычында тора. Яшьләргә, беренче чиратта, тормышта үзеңне табу, сәяхәт итү, финанс яктан стабиль булу кебек “нигезләр” мөһимрәк. Психолог буларак искәртеп узасым килә, бүген сәламәтлек буенча төрле сәбәпләр аркасында бала алып кайта алмаган парлар күп. Кызганыч, статистика буенча “туктап калган йөклелек” диагнозы да еш күренешләр рәтендә. Шуңа күрә күп кенә гаиләләр өчен “Кайчан бала алып кайтасыз?” кебек сорауларны үз адресларына кабул итү авыр…
Һәрбер кешегә дә шәхси чикләрне булдырырга киңәш итәм! Моның өчен төрле ысуллар бар: кемдер турыдан-туры “тозсыз” сораулар ошамаганын һәм аларга җавап бирергә җыенмавын әйтә, ә кемнәрдер мәзәккә калдырып, юмор хисе белән уздырып җибәрә, ишетмәмешкә сабыша. Ассызыклап узасым килә, безгә ошап бетмәгән мондый төр сорауларны, гадәттә, олы буын вәкилләре бирә. 80-90 ел балалары, миллениаллар өчен гаилә беренче урында икәнен онытмыйк. Зумерлар (2000-2010елгы кешеләр) арасында хәтта чайлдфри принцибы буенча яшәүчеләр дә бар, ягъни үз теләкләре белән бала алып кайтмаучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев