Борынгылар ноябрь һава торышын күзәтеп, киләсе ел уңышына өмет баглаган. Чөнки ноябрь нинди, яз шундый килә.
- 3 ноябрь җылы булса, бер атна җылы һава торышы саклана.
- 4 ноябрь көнне яңгыр яуса, кыш иртә килер. Вак яңгыр сибәләп торса, һава торышы бозылыр. Иртә томан белән башланса, тагын да җылытыр.
- 5 ноябрь көнне кар яки яңгыр төшсә, димәк, өч атнадан кар ята.
- 6 ноябрь көнне айны күзәтәләр. Ул нурлар чәчеп ялтырыса – җылыта, сызыкланып, калтырап күренсә - суыта.
- 7 ноябрь көнне йолдызлар тонык янса, һава торышы бозыла.
- 8 ноябрь иртәдән бәс – карлы кышка ишарә.
- 9 ноябрь нинди, май ае шундый.
- 10 ноябрьдә бәс – суыкка, томан - җепшек көнгә.
- 11 ноябрь – болытлар түбән йөзсә, чатнама суыклар көтелә.
- 12 ноябрь – кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.
- 13 ноябрь – көн аяз икән, иртәгәсе көннәр җилле булыр.
- 14 ноябрь көнне кар төшсә, язын су күп булыр. Боз катса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көнне пычрак аякка иярә икән, димәк, декабрьгә кадәр суыклар булмас.
- 15 ноябрь көнне суык булып, әтәчләр җырласа, көннәр җылыта. Бу көнне тәрәзәдә бизәкләр хасил булса, язын яшеллек мул булыр.
- 16 ноябрь көнне мичтә утын шартлап янса – көчле суыкларга. Морҗадан чыккан төтен җиргә ауса, алдагы көннәрдә җылы һава торышы килер.
- 17 ноябрь көнне җиңелчә суык икән, кыш суык булмас.
- 18 ноябрьдә кар яуса, суык кыш, көзге культураларның мул уңышына ишарә.
- 19 ноябрь көнне кар очса, кыш карлы килер. Әгәр бу көнне өф иткән җил дә юк икән, тиздән чын суыклар килеп җитәр.
- 20 ноябрь көнне ала каргалар төркемләп очса яки тавышланса, иртәгә кар явар. Бу көнне боз катса, димәк, башка җылытмый.
- 21 ноябрь көнне җепшек кар яуса, яз айлары яңгырлы булыр.
- 22 ноябрь иртәсендә агачларны бәс сарган икән, солы уңар. Яңгыр яуса, бодай мул булыр.
- 23 ноябрь – томан җиргә кадәр төшеп, чыпчыклар чыркылдашса, җепшек кар явар.
- 24 ноябрь көнне суык, аяз булса, ике-өч көндә һава торышы бозылыр.
- 25 ноябрьдә иртән вак яңгыр сибәләсә, кичкә суытыр.
- 26 ноябрьдә чәүкәләр чыркылдашса, җепшек көнгә.
- 27 ноябрь көн болытлы яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.
- 28 ноябрь көнне яткан кар язга кадәр эреми.
- 29 ноябрь көнне юеш кар – буранга.
- 30 ноябрь – көн кояшлы икән, кыш кояш белән әллә ни сөендермәс, көн суык булса, суык өлешсез калдырмас.
Чыганак: https://yashel-uzan.ru
Нет комментариев