Пенсия фонды аңлата: пенсиянең тупланма өлешен ничек алырга?
Быел Лениногорск Пенсия фонды идарәсенә мәрхүм булган туганының пенсия тупланмасы өлешен алу турында гаризаны шәһәр һәм районда яшәүче 50 кеше тапшырган, узган ел исә 127 лениногорскилы язган булган.
Лениногорск районында Пенсия фонды идарәсе начальнигы Айгөл Исламова аңлатканча, үлгән туганнарының пенсия тупланмаларын, аның үлеме хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше билгеләнгәнче яки әлеге пенсиянең күләмен яңадан исәпләгәнче, варислар алырга мөмкин. Бу очракта өстәмә пенсия тупланмалары исәпкә алына.
- Түләү Пенсия фонды аша яки дәүләтнеке булмаган пенсия фонды аша башкарылачак. Мәрхүм булган кешенең пенсиясенең тупланма өлеше кайда формалашуга бәйле бу, - ди Айгөл Исламова.
Пенсия фонды идарәсе белгечләре аңлатканча, мәрхүм булган очракта аның варисы дип алдан билгеләнгән кеше булса, шул тупланма өлешне алырга мөмкин. Әгәр мондый очракта гариза юк икән, әлеге хокукка туганнары да ия була, ди белгечләр. Беренче чиратта – балалар, шулай ук уллыкка яки кызлыкка алынганнар да, тормыш иптәше, әти-әниләр хокуклы. Аннары абыйлар-апалар, сеңелләр, әби-бабайлар, оныклар.
Туган тиешле кеше үлгәч, алты ай эчендә Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә. Әгәр вакыт үтеп китсә, ул суд тәртибендә расланачак, торгызылачак.
Барлык сораулар буенча Лениногорск Пенсия фондына 5-21-91 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев