Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

QR-кодлар системасы кире кайта?!

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте грипп эпидемиясе аркасында QR-кодлар системасының кайтуын кире какмый.

Бу хакта «Говорит Москва» радиостанциясе белән әңгәмәдә Роспотребнадзорның эпидемиология фәнни-тикшеренү институты бүлеге мөдире, СПИДны профилактикалауның ведомство фәнни-тикшеренү бүлеге җитәкчесе Вадим Покровский белдерде. Ул штаммнар һәм вакциналар төрлелеге аркасында QR контролен кабат куллану бик проблемалы булыр дип фаразлады.

«Алга таба бу хакта уйларга була, әмма биредә ике кыенлык бар. Беренчедән, хәзер прививка ясалса, иммунитет бер айдан соң гына барлыкка киләчәк, ә эпидемиологик хәлнең нинди булачагы бөтенләй аңлашылмый. Моннан тыш, ел саен төрле вакциналар белән прививка ясыйлар, алар киләсе сезонда килер дип көтәләр. Бу эшне дә бик катлауландыра, чөнки бу штаммнар туры килми. Гриппка каршы вакцинаның хәзерге вакытта яки киләсе җәйдә никадәр нәтиҗәле булачагы турында сорау тудыра.

Шуңа күрә прививка ясамаган яки ясатмаган кешеләргә дип ниндидер QR-кодлар, чикләүләр кертүнең мәгънәсе юк».

Покровский хәзер вируслы инфекцияне профилактикалау өчен барлык җәмәгать урыннарында шәхси саклану чараларыннан файдаланырга кирәклеген ассызыклады.

«Битлек кию һәрвакыт коронавирустан, грипптан һәм башка чирләрдән саклаячак. Хәзерге вакытта мин битлекләр киеп йөрергә яклы, бәлки хәтта медицина учреждениеләрендә генә түгел, гомумән, кешеләр җыелган урыннарда да. Мин хроник авырулары булган кешеләргә беренче чиратта битлекләр кулланырга киңәш итәм.»

Соңрак Роспотребнадзорда Россиядә грипп аркасында QR-кодлар системасын кертү планлаштырылмавы турында рәсми белдерү ясадылар.

«Россиядә грипп һәм ОРВИ вирусларының активлыгы аркасында QR-кодлар системасын кертү планлаштырылмый. Хәзерге эпидситуация федераль дәрәҗәдә чикләү чараларын таләп итми», диелә ведомствоның телеграмма каналында.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/qr-kodlar-sistemasy-kire-kayta

https://photo.tatar-inform.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев