Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәгать Хөсәенов гүзәл затларны 8 март бәйрәме белән котлый

Сезне ихлас күңелдән язның тәүге һәм якты бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!

Бу якты дөньяга килүебез белән без барыбыз да хатын-кызга бурычлы. Газиз әни буларак, йөрәк җимешләрегезгә сөю һәм наз бүләк итәсез, тормыш авырлыкларыннан саклап, яхшылыкка, гаделлеккә өйрәтәсез.

Сез – яшәү чыганагы, гүзәл яз гөлләре кебек безнең дөньябызга матурлык, яктылык сибәсез. Гаилә учагын, күркәм гореф-гадәтләрне саклаучы бөек затларыбыз да сез.

Без бу көнне сугыш чорын кичкән батыр йөрәкле әби-апаларыбызны, районыбыздагы авыл хуҗалыгында, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, җитештерү өлкәләрендә, башка авыр һәм җаваплы тармакларда эшләүче хатын-кызларыбызны хөрмәтлибез.

Кайда гына хезмәт куйсалар да, гүзәл затларыбызны күркәм холык, эшлеклелек кебек матур сыйфатлар бизи. 

Кадерле хатын-кызлар, сезгә нык исәнлек, гаилә бәхете, тыныч тормыш. Яз бәйрәме күңелләрегездә якты кояш булып кабынсын һәм күңел күтәренкелеге бүләк итсен. 

 

Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев