Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Раил Галимов - үз иленең патриоты булды

Районыбызның Урдалы авылы егете Раил Галимов – автомобиль-техника эшен биш бармагыдай белүеннән тыш, хәрби командованиедә дә җаваплылык хисен тоеп, бурычларны төгәл күрсәткән, кыюлыгы, тиз хәл итә белүе белән башкаларга да үрнәк булып торган.

Шат күңелле егет Урдалы авылында Римма һәм Фәнис Галимов гаиләсендә беренче бала булып, 1995 елның 3 июнендә дөньяга килә. Әти-әнисе колхозда эшләгән. Авыл малайларына хас булганча, урамда дуслары белән уйнап, шул ук вакытта әти-әнисенә хуҗалык эшендә булышып, сеңелесе Ранияне карашып үсә.

2002 елда Урдалы мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. Мәктәп еллары да тырышлык белән, спорт чараларында катнашып уза. 9нчы сыйныфтан соң Лениногорскидагы политехник колледжга укырга керә. Укуны тәмамлагач, егет армия сафларына алына, бер ел артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итеп 2017 елда кайта. Армиядән кайткач та, эшкә керү, эшле булу максаты белән Лениногорск шәһәренә китә.

Машина йөртүче булып предприятиеләрдә эшли. Аннары исә үзе укыган уку йортына – политехник колледжга килеп, машина белән идарә итү буенча белем бирә.

“Автомобильләр белән кызыксынуы алдагы һөнәрен билгеләп куя. Безнең политехник колледжга 2019 елда машина йөртүче-инструктор булып эшкә килә. Аның профессиональлеге һәм үз дигәнен булдыру нәтиҗәсендә шәһәрнең күп кенә машина йөртүчеләре имтиханнарын уңышлы тапшырдылар һәм йөртү күнекмәләрен ныклы итеп үзләштерделәр. Раил хезмәт яратучан һәм җаваплылык үрнәге булды”, - диләр политехник колледж педагоглары.

Барысы да җайлы гына барганда, Раил Галимов 2022 елның 28 октябрендә мобилизация буенча махсус хәрби операциягә чакырыла.

Казан танк училищесы полигонында өйрәнүләр үткәч, хәрби операциягә кузгалалар. Ул 29 нчы мотоукчылар полкының, мотоукчылар батальоны, ротасының, мотоукчылар взводы командиры урынбасары, кече сержант булып, ил алдындагы бурычын үти.

Кызганыч, яшь егетнең гомере 2024 елның 21 нче ноябрендә өзелә. Күптән түгел, 2 декабрьдә аны туган авылында хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар.

«Югалтулар турында, бигрәк тә яшьләр киткәндә сөйләү авыр, бәгырьне телә. Раил Фәнис улы – чын патриот иде. Авырлыклардан зарланмады. Ул без тыныч яшәсен өчен һәлак булды. Безнең бурычыбыз – аның истәлеген саклау һәм тугры булып калу», - диде хушлашу чарасында авыл башлыгы Гөлшат Әнәсовна.

Хәрби операциядә булганда, Раил дүрт мәртәбә кыска вакытлы ялга кайтып китә. Соңгы тапкыр кайтуы – июльдә була. Ул кайткач очраша, күрешә, сораша барысын да, бигрәк аралашучан егет иде, дип искә ала авылдашлары. Әнисе Римма ханымның һәм туганнарының олы югалту ачысын берни дә тулыландырмас. Урдалыда яшәүче Хәмит абый Бикбов Раил истәлегенә шигырь дә язган.

Авылдан чыгып киткәндә, туганнар, авылдашлар,
Нигәдер хуш димәдем шул.
Әнкәемнең җылы кочагына
Кайтып керәм дип уйладым шул...
 
 Әнкәем, авылдашлар, туганнар
“Исән-сау кайтыгыз!” дип теләк теләдегез.
Нигәдер әнкәй теләген фәрештәләр ишетмәде,
Мин кайттым дип, сезне кочу насыйп булмады.

 

Безгә язылган язмышлар шулдыр инде.
Ерак чит  жирләрдә гомерләр өзелде.
 Авылдашлар, туганнар, безне онытмагыз,
Күңелегездә мәңге саклагыз!

 

фотолар: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

4

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев