Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Ленинград блокадасын кичергән ветераннарга медальләр тапшырды

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Ленинград блокадасын күргән һәм авыр кичергән тыл ветераннарына медальләр тапшырды.

2024 елның 27 гыйнвар көне -  Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенә 80 ел тулды.

Бүген район башлыгы Рәгать Хөсәенов ветераннарыбыз - Валентина Вельмезева белән Радия Гәрәевага «блокадалы Ленинградта яшәүче» медальләрне тапшырды.

Ветераннарыбыз үзләренең кич-кичерешләрен дә искә ала бу көнне. Мәсәлән, Валентина Григорьевнага ул вакытта 6 яшь кенә була.

"Бу авыр һәм куркыныч вакытта шәһәрдә ут та, су да, җылылык та юк иде. Ачлык, икмәк карточкалар буенча гына бирелгән. Һәрвакыт ашыйсым килә иде. Яшь кенә солдат Алеша ипи белән сыйлады үземне. Соңыннан, аның һәлак булуын белдем, - дип искә ала Валентина Григорьевна.

1958 елда Валентина Вельмезева Лениногорск якларына күченә. Озак вакыт хастаханәдә, аннары прибор заводында эшли.

Икенче ветераныбыз - Радия Гәрәева. Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленинград блокадачысы, сугыш башланган вакытта аңа нибары 5 яшь кенә булган. 

"Мин озак вакыт шәһәрне бомбага тоту шартларында яшәдем, ике яшьлек сеңлем белән ялгыз калдым. Һәрвакыт курку хисе һәм ачлык иде, дип искә алып Радия Ахуновна үзенең балачагын шулай тасвирлый. 

1954 елда Радия Гәрәева Лениногорскига күченә. Тормыш иптәше белән балалар үстереп, хәзерге көндә алар тәрбиясендә яши.

Ветераннарыбызга әле тагын күп еллар яшәргә һәм корычтай  сәламәтлек телибез.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск шәһәре мэриясенең ВКонтакте социаль челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев