Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Бөек Җиңү бәйрәме уңаенннан котлау җиткерә

Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, хөрмәтле лениногорскилылар!

Җиңү бәйрәме уңаеннан җылы теләкләрне кабул итеп алыгыз.

79 ел элек Ватаныбызны һәм бөтен кешелекне нацист коллыгыннан азат итү өчен канкойгыч сугыш тәмамланды. 1945 елның 9 мае илебезнең бөеклеге, аның күпмилләтле халкының батырлыгы һәм ныклыгы символы булып тора. Бу хөрмәт һәм бердәмлек бәйрәме, ул дәүләтнең көчен күрсәтә. Ул бөек Россиянең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән тыгыз бәйләнгән.

Бу бәйрәм көнендә иң җылы котлауларны һәм рәхмәт сүзләрен, беренче чиратта, фронтовик ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, балачагын сугыш урлаган кешеләргә юллыйбыз. Алар барысы да азатлык өчен һәм илләргә тынычлык, киләчәк буыннарга тормыш бүләк иткән җиңүчеләр буыны.

Без сезгә батырлыгыгыз, патриотлыгыгыз һәм Ватаныбызга булган мәхәббәтегез өчен рәхмәтле.

Хөрмәтле ветераннар!Сезне Җиңү бәйрәме белән котлыйм! Сезгә нык исәнлек, якыннарыгыз кайгыртуын тоеп, тынычлыкта, иминлектә яшәргә язсын.

Бүген ветераннарның оныклары һәм оныкчыклары махсус хәрби операциядә намуслы рәвештә хәрби бурычларын үтиләр, буыннар эстафетасын дәвам итәләр. Без сезнең белән горурланабыз!


Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы башлыгы.

фото: «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев