Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов эшмәкәрләр белән очрашты

Очрашуда Лениногорск районы территориясендә кече һәм урта бизнесны үстерү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.


Эшмәкәрләр Мәгариф идарәсенең актлар залында район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очраштылар.

Үзмәшгуль кешеләргә ярдәм итү дәвам итәчәк. Чаралар комплексына ташламалы кредитлар, шулай ук укыту программалары, продукцияне сертификацияләү һәм аны гамәлгә кертү, шул исәптән маркетплейсларда, күргәзмәләрдә, ярминкәләрдә сату керә. Бу хакта район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлназ Иванова сөйләде.

Авыл халкына ярдәм чаралары турында авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов хәбәр итте.

“Безнең район авылларында эшмәкәрләр грант конкурсларында, мәсәлән, “Агростартап” программасында катнашучылар бар. Участоклар һәм техника сатып алуга, авыл хуҗалыгы җитештерү объектларын төзүгә һәм модернизацияләүгә финанс ярдәме алалар. Быел да безнең районнан әлеге конкурста катнашу өчен бер гариза бирелде", - ди Илнур Шәмарданов.

Бердәм салым счетына күчү турында ТР буенча 16 нчы районара Федераль салым хезмәте инспекциясе башлыгы Лилия Хәлиуллина хәбәр итте.


Район башлыгы Рәгать Хөсәенов, барлык якларның мәнфәгатьләрен исәпкә алып һәм бергәләп эш итеп, мондый масштаблы бурычларны хәл итәргә кирәк, дип белдерде. Моннан тыш, ул эшмәкәрләрне муниципалитет белән активрак хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Очрашу ахырында Рәгать Хөсәенов эшмәкәрләргә актив тормыш позициясе һәм Лениногорски районы үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

 

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2192168.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев