Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады (+фотолар)

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Сергей Тимаков һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вәгыйзова ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Дмитрий Николаевич Рукавишников 1927 елның 4 ноябрендә Бөгелмә районының Холодная головка авылында туган. Мәктәпне тәмамлап колозга эшкә урнаша. 1944 елда фронтка чакырыла һәм рус-япон сугышында катнаша, 1947 елда фронттан кайта.

50 елга якын Лениногорскида яши, гомере буе Карабашның ВПЧ-21дә эшли һәм аннан лаеклы ялга китә.
Дмитрий Рукавшниковның зур һәм тату гаиләсе бар, бүгенге көндә ике кызы, дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы тәрбиясен һәм хөрмәтен тоеп яши.

Валентина Петровна Ефременкова 1941 елның 8 мартында Калуга өлкәсенең Грибовка авылында туган. Аңа 3 ай булганда, әтисен фронтка алып китәләр һәм ул сеңлесе һәм әнисе белән фашистлар тарафыннан оккупацияләнгән авылда кала. Фашистлар җәзасыннан могҗиза белән исән калып, 1943 елда аларны Смоленск шәһәрендә ачылган концлагерьга куалар. Концлагерьда бер ай үткәргәннән соң, тоткыннарга ярдәмгә килгән совет гаскәрләре ярдәмендә азат ителәләр.

Радия Ахуновна Гәрәева 1936 елның 20 сентябрендә туган, Ленинград блокадасы чорында аңа нибары 8 яшь кенә була, ә сеңлесенә 5, алар әнисе белән кечкенә фатирда яшәгәннәр.

Ул Ленинградта туган. Көненә биш тапкыр шәһәрне бомбага тотканнар. Бервакыт бомба аларның йортына эләгә. Алар исән калган. 1943 елның кышында алар Ленинградтан китәләр. 1954 елда Лениногорскка күченәләр, анда зур төзелеш башлана. 1960 елда ул кияүгә чыга, аның өч баласы бар: ике кызы һәм улы.

Валентина Григорьевна Вельмезева 1935 елның 7 гыйнварында туган, блокадалы Ленинградта яшәгән, сугышның барлык куркыныч вакыйгаларын хәтерли, ачлык кичергән. 1958 елда Лениногорск якларына күченә. Озак вакыт хастаханәдә, аннары прибор заводында эшли.

Районы башлыгы Рәгать Хөсәенов ветераннарга открытка, истәлекле бүләкләр тапшырды, иң мөһиме аларга сәламәтлек һәм тынычлык теләде.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск мэриясенең ВКонтакте челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев