Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Районда кош гриппы белән бәйле авыру турында тулырак мәгълүмат билгеле

Сак булырга

Районның Иске Писмән авыл җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалыкта авыру чыганагы табылды. 

Районда югары патогенлы кош гриппы чыганагы ачыклану сәбәпле, чикләү чаралары (карантин)  кертелде. Тиешле указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 11 ноябрьдә кул куйган.

Эпизоотик чыганак районның Писмән авыл җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалыкта ачыкланган. Шәхси хуҗалык Иске Писмән авыл территориясеннән 1 километр ераклыкта урнашкан. 

“Шәхси хуҗалыктагы казлар, тавыклар, бройлер-тавыклар – барлыгы 900 башка якын юк ителде, кош-кортлар урыны дезинфекцияләнде. Шулай ук авыл җирлегендәге шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы кош-кортларга вакцина ясадык”, - ди Лениногорск ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рашат Әхмәтов. 

Ветеринария берләшмәсе хәбәр иткәнчә, авыру чыккан урын тирәсендә куркыныч янаучы зона билгеләнгән, аның радиусы – 5 км, аңа Иске Писмән авылы кергән. Шулай ук 100 км радиустагы күзәтү зонасы билгеләнгән, Татарстанның Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Тукай, Чирмешән, Ютазы районнары территорияләрен үз эченә алган. 

Лениногорск кошчылык фабрикасы куркыныч янаучы зонага керми, дип аңлатты Рашат Әхмәтов. Продукцияне реализацияләү буенча бернинди дә чикләүләр юк.  Күркәләр җитештерү белән шөгыльләнүче кошчылык фабрикасы ябык типта эшли торган предприятие. Хезмәткәрләр кергән һәм чыккан вакытта санпропуск аша узалар, ди Рашат Хәмитович. 

Иске Писмәндә Татьяна Васильевна һәм Петр Михайлович Ларионовларның шәхси хуҗалыгында барлыгы 30 тавык бар.
 “Без үзебезнең җирлектә кош гриппы чыгуы турындагы хәбәргә бик борчылдык. Районның ветеринария хезмәте безгә үзебезнең хуҗалыклардагы кошларга вакцина ясату турында хәбәр иткәч, шатландык. Һәм бу процедураны үткәрүдә бик теләп ярдәм иттеләр. Ветеринарларга зур рәхмәт, ял көннәрендә дә эшләдек. Бүген кошларыбызга бернинди куркыныч янамый дип уйлыйбыз”, - ди алар.

Чикләүләр, ягъни карантин 3 атна дәвамында булачак. “Шуннан соң без – ветеринария берләшмәсе чикләүләрне алу турында документ әзерләячәкбез, тагын дезинфекция эше уздырачакбыз”, - ди Рашат Әхмәтов.

Шуннан соң эпизоотик хәл яхшырыр, дип өметләник. 

Розалия Мостафина.

Наталья Лакомкина фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев