Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов 1 Май бәйрәме белән котлый

1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!


Безнең барыбыз өчен дә бу бәйрәм яз килүне һәм табигатьнең уянуын, шуның белән бергә яхшыга өметләрне чагылдыра. 1 Май – үзенең көндәлек хезмәте белән иртәгесе көнне тудыручылар, илнең, үз гаиләсенең чәчәк атуын һәм иминлеген булдыручылар бәйрәме ул.


Районыбыз үсеше һәм чыныгуына берничә буыны якташларыбызның бәяләп бетергесез өлеше кергән. Безгә дә әлеге күркәм традицияне дәвам итеп, кечкенә ватаныбызның чәчәк атуы, ныгуы, якыннарыбызның яшәешен яхшырту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк.


Лениногорск районы – эш сөючән һәм талантлы кешеләр җире. 1 Май бәйрәме алдыннан хезмәт ветераннарына, шәһәребезнең бүгенгесенә зур өлеш керткән һәм киләчәккә үсеш нигезләре салган һәркемгә аеруча олы рәхмәт сүзләрен ирештерәсе килә.


Хөрмәтле лениногорскилылар! Чын күңелдән сезгә бу көнне күтәренке бәйрәм кәефе телим. Тормышыгызда имин, аяз көннәр мөмкин кадәр күбрәк булсын. Балаларыгыз, якын кешеләрегез сезне сөендереп торсын, эшләрегез һәрвакыт уң булып, үз җимешләре белән куандырсын. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!


Рәгать Хөсәенов,  муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев