Рәгать Хөсәенов журналистларны Матбугат көне белән котлый
Хөрмәтле журналистлар, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, матбугат ветераннары! Чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Матбугаты көне белән котлыйм.
Массакүләм мәгълүмат чаралары елдан-ел камиллеккә омтыла. Бүгенге заман кешесенең тормышы интернет, электрон мәгълүмат чараларына нык бәйле булуга карамастан, яшәешне басма газета-журналлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Матбугат сүзенә сак карашыгыз, укучыларыгызга һәм тыңлаучыларыгызга карата хөрмәтегез сезнең һөнәри осталыгыгыз турында сөйли. Каләм көчегез киләчәктә дә кимемәс, безнең матбугат чаралары мәдәниятне, социаль-икътисадый тормышны үстерүгә үз өлешен кертер дип ышанам.
Матбугат көченең зурлыгын аңлыйбыз. Районыбыз эшчәнлеген үз вакытында яктыртуда, халыкка барлык мәгълүматны таратуда көч куюда иҗади хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, тыныч тормыш һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телим.
Рәгать Хөсәенов, район башлыгы, шәһәр мэры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев