Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия халкын мошенниклыкның яңа схемасы турында кисәтәләр

Мошенниклар «Дәүләт хезмәтләре» порталын һәм электрон имза өчен «Дәүләт ачкычы» кушымтасын файдаланып яңа схема куллана башлаган, дип белдерде «Халык фронты»ның «Мошеловка» платформасы координаторы Евгения Лазарева «Известия» газетасына.

«Башта аферистлар «Дәүләт хезмәтләре»ндә чит кешенең шәхси кабинетына керә. Аннары «Дәүләт ачкычы»нда документларны имзалау өчен кешенең барлык счетлары белән эш итү хокукын биргән ялган нотариаль ышаныч язуын «Дәүләт хезмәтләре»нең махсус бүлегенә йөкли», - диелә хәбәрдә.

Ул билгеләп үткәнчә, шуннан соң документны имзаларга кирәк дигән белдерү кәгазе килә. Аннары, имештер, органнар хезмәткәре шалтыратып, акчаны югалту куркынычы бар дип, ышаныч язуын имзаларга күндерә. Шуннан соң инде «чын» хезмәткәр шалтыратып, корбанның мошенниклар тозагына эләгүен әйтә һәм аңа акчаны тиз арада куркынычсыз счетка күчерергә киңәш итә.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев