Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә балаларны автокреслосыз йөрткән өчен штраф күләме ике тапкыр артты

Россиядә 7 яшьтән кечерәк балаларны йөртү бары тик баланың буена һәм авырлыгына туры килә торган махсус җайланмаларда гына мөмкин.

Төзәтмәләр Административ хокук бозулар кодексының 12.23 маддәсе 3 өлешенә кертелде. Машина йөртүчеләр өчен максималь штраф 5 мең сумга кадәр арттырылды.

Вазифаи затлар өчен санкцияләр хәзер 25-50 мең, юридик затлар өчен 100-200 мең сум тәшкил итә.

Үзмәшгуль такси йөртүчеләргә штраф вазифаи затлар белән бер дәрәҗәгә тиңләнә һәм 50 мең сумга җитә.

Ни өчен автокресло?
Автокресло махсус куркынычсызлык каешлары һәм амортизация материаллары ярдәмендә автомобильнең бәрелешүе яки кинәт тормозга басу вакытында балаларның имгәнү куркынычын сизелерлек киметә. Ул баланы креслода тотып тора, бәрелү мөмкинлеген киметә.

Күпчелек илләрнең кануннары билгеле бер яшьтәге һәм авырлыктагы балаларны йөртү өчен балалар автокреслоларыннан мәҗбүри файдалануны таләп итә.

Россиядә 7 яшьтән кечерәк балаларны йөртү бары тик баланың буена һәм авырлыгына туры килә торган махсус җайланмаларда гына мөмкин.

Заманча автокреслолар яхшы итеп ясалган, алар балаларга хәтта озак сәфәрләрдә дә уңайлы утырырга мөмкинлек бирә. Дөрес ясалган автокресло баланың умырткалыгына йөкләнешне киметүгә ярдәм итә.

 

https://chuprale-online.ru

фото: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев