Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә пенсиягә вакытыннан алда чыгу яшен киметергә мөмкиннәр

Тиешле закон проектын Дәүләт Думасына бүген кертү планлаштырыла, дип яза «Известия».

Хәзер ир-атларның пенсия яше 65 яшьтән башлана, ә хатын-кызларның - 60 яшьтә. Ир-атларның иминият стажы 42 ел, ә хатын-кызларның кимендә 37 ел булса, алар пенсия яшенә җиткәнче 24 ай алдан чыгарга хокуклы.

Әмма, инициатива авторлары фикеренчә, вуз һәм техникумнарны тәмамлаучыларның күбесе эшкә бары тик 23-24 яшькә генә урнаша, шуның аркасында пенсиягә вакытыннан алда чыгу мөмкинлеге югала. Бу мәсьәләне чишү өчен, депутатлар хатын-кызларга иминият стажы 32 ел, ир-атлар өчен 37 ел итеп билгеләргә тәкъдим итә.

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев