Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия мәктәпләрендә тәрбия буенча киңәшчеләр барлыкка киләчәк

Быел мондый «Балачак навигаторлары» конкурсы инде ун төбәктә сынау режимында уза.

 

Россия мәктәпләрендә тәрбия буенча киңәшчеләр барлыкка киләчәк.

«Россия мәктәпләрендә тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе вазифасы кертеләчәк»,- дип хәбәр итә РИА Новости РФ мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән.

27 гыйнварда Федерация Советында чыгыш ясап, министр яңа вазифаларга илнең барлык төбәкләрендә дә конкурс үткәреләчәге турында сөйләде. Быел мондый «Балачак навигаторлары» конкурсы инде ун төбәктә сынау режимында уза.

РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә  «Коммерсант»ка комментарийда аңлатуларынча, конкурста гамәлдәге педагоглар да, дүртенче һәм аннан зуррак курс студентлары да катнаша ала. Газета мәгълүматлары буенча, киңәшчеләр директорлар белән генә түгел, укучылар белән дә эшләячәк.

«Бурыч — тәрбияченең, беренче чиратта, яшьләр белән аралашуы», - дип белдерде «Ъ» чыганагы.

Кравцов элегрәк яңа вазифаның уку йортларында 2021 елның мартында барлыкка киләчәген әйткән иде.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев