Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәр архивында ремонт эшләре бара

Лениногорск шәһәр архивы бинасын ремонтлау эше башланды.

Проект косметик ремонтны түгел,ә комплекслы модернизацияләүне күздә тота: бинаны, инженер системаларын һәм саклау урыннарын яңарту.

Безнең архив моннан 30 ел элек барлыкка килгән. Башта шәһәр архивы Мәгариф йортында урнашкан булган, аннары “ашыгыч ярдәм”нең элеккеге бинасына күчкән. Тарих өчен мөһим документлар саклана торган бинада, ягъни хәзерге Куйбышев урамы, 21нче йортта  2019-2020 елларда ремонт эшләренең беренче ике этабы башкарылган.

Хәзер өстәмә бүлеп бирелгән биналарны ремонтлау бара. Максат – август аенда капиталь ремонтны тулысынча төгәлләү.

Муниципаль архив җитәкчесе Наталья Максимова әйтүенчә, 148 оешма даими рәвештә архив фондын тулыландырып тора. “Ликвидацияләнгән 113 предприятиенең документлары саклана. Документлар ярдәмендә халык пенсия рәсмиләштерү өчен белешмәләр ала –  бу архивның иң мөһим социаль функцияләренең берсе”, - ди Наталья Максимова.

  • Белешмә.
  • Шәһәр архивында 327 фонд – 57 меңнән артык документ саклана. Шулай ук архивның зур горурлыгы – хатлар, истәлекләр белән сакланучы 33 шәхси фонд; шәһәрнең үзгәреп торган йөзен саклап кала торган 9 фотодокумент коллекциясе бар. Аеруча кыйммәтле документлар арасында сугыш елларында эвакуацияләнгәннәрнең исемлекләре, илне саклауга акча җыю турындагы документлар, борынгы хезмәт исемлекләре һәм җир кенәгәләре бар.

фотолар: ЛМР сайты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев