Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәр буасыннан үрдәк урлау факты турында лениногорскилылар социаль челтәрләрдә фикерләшә

Лениногорскида Добролюбов урамындагы сулыкта-буада салкын кыш айларында үрдәкләр йөзә. Сулык кыш көне туңмый һәм үрдәкләрнең кыш чыгу урыны булып тора. Алар биредә бик күп.

 

Халык бирегә үрдәкләрне ашатырга килә. Лениногорск пабликларының берсендә бер хатын-кыз: “Бер ир-ат үрдәкләрне ашатып тора иде һәм шул арада берсен тотып, пакетка салып алып китте. Мин артыннан кычкырдым. Ләкин ул кызыма алып кайтып күрсәтәм, аннары китерәм, диде дә тиз-тиз китеп барды”, - дип язды. 

Әлеге хәбәргә 100дән артык комментарий җыелган. Берәүләр урлап китүчене гаепли, аны эт итеп сүгә, икенчеләр ул кешене гаепсез, бәлки, аның ашарга ризыгы юктыр, диләр.
Үрдәкне урлау турында фото да, видео да юк. Дөрес, ерактан төшерелгән начар гына фото гына бар, фотода ир-атның йөзе күренми, ул арткы яктан төшерелгән.

Биоресурслар буенча Дәүләт комитетының Лениногорск хезмәткәрләре әйтүенчә, шәһәрдә үрдәкләрне тоту законлы түгел. Суда йөзүче кошларга ау елына ике тапкыр гына – яз көне һәм көз көне генә рөхсәт ителә. Аныс ыда әле барлык җирдә түгел. Ау өчен махсус документ та кирәк.

Аучылар полициягә  тикшерү эше башларга кирәк дигән фикердә тора. Әлегә ир-атның үрдәкне алып китү сәбәбе билгеле түгел, әгәр аның гаебе исбат ителсә, аңа штраф яный.
Лениногорск Башкарма комитетында аңлатуларынча, шәһәрдәге үрдәкләр муниципаль фондка карамый. Үрдәкләрне саклар өчен тәүлек әйләнәсендә эшләүче сак хезмәте дә куеп булмый. Полициягә мөрәҗәгать итүче булмагач, хокук саклаучылар  тикшерү эшенә алынмый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев