Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Саксызлыгы аркасында кеше гомерен өзгән лениногорскилы хатын-кызны бер елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Лениногорск суды саксызлыгы аркасында кеше гомерен өзгән хатын-кызны бер елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Фаҗига моннан берничә ай элек килеп чыккан. Гаепләнүче һәм мәрхүм булучы  бергәләшеп алкогольле эчемлекләр белән мавыгып утырганда, алар арасында низаг килеп чыга. Низаг барышында ханым пыяла кружка белән ир кешенең башына суга һәм аның башы киселә. Яраланучы гемофилия - кан куермау чире белән интеккәнгә, ул бик күп кан югалтудан һәлак була.

Суд утырышында хатын-кыз элеге хәлнең көтмәгәндә килеп чыгуын, үзенең башка кеше гомерен өзү нияте булмаганлыгын белдергән. Һәлак булучының якыннарыннан гафу үтенгән.

 Хатын-кызга җәза билгеләгәндә, суд, җинаятьнең төп сәбәбе –ир кешенең  гаепләнүчегә карата үзен бик  әхлаксыз тотуын, гаепләнүченең аңа ярдәм итәргә тырышуын һәм кылган эшенә үкенүен исәпкә алды.

Суд  гаепләнүче хатын-кызны РФ Җинаять кодексының 109 статьясындагы 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм аңа бер елга  иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм апелляция тәртибендә ТР Югары судына шикаять бирелергә мөмкин.

Исламия Галимова тәрҗемәсе

Рамия Гарифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев