Сәламәт яшәү рәвеше буенча тәкъдимнәр
Сәламәт яшәү рәвешенә туклану тәртибе, су эчү балансы, физик активлык, йокыны җайга салу һәм стресс белән идарә итү керә.
Иртәнге ашны уянганнан соң бер сәгать эчендә (идеаль вакыт – 7:00-9:00) ашарга кирәк. Иртәнге аш көнлек калория нормасының иң зур өлешен тәшкил итәргә тиеш – 30-40%. Кичке ашны йокларга өч сәгать кала ашарга киңәш ителә. Ашау аралыгы 4-5 сәгать тәшкил итәргә тиеш.
Рационнан ярымфабрикатларны, колбаса эшләнмәләрен, әзер соусларны, ак ипи, өстәлгән шикәрне, татлы ризыкларны, камыр ашларын, татлы эчемлекләрне һәм пакетлы сокларны алу яки мөмкин кадәр азайту киңәш ителә. Шулай ук ит шулпаларын чикләргә кирәк.
Су балансын саклау өчен, уянгач, бүлмә температурасындагы яки бераз җылы бер стакан су эчәргә кирәк. Һәр сәгать саен 2-3 йотым су эчү, ә ашар алдыннан 20-30 минут кала 100-150 миллилитр су эчү киңәш ителә.
Физик активлык рәвешендә көненә кимендә 7 мең адым йөрергә (30-50 минут җәяү йөрү) кирәк. Шулай ук лифт урынына баскычтан йөрү, утырып эшләгәндә һәр сәгать саен торып йөреп алу тәкъдим ителә.
Йокыны яхшырту өчен 7-9 сәгать йокларга кирәк. Йокы бүлмәсендә тулысынча караңгы булырга, ә бүлмә температурасы 18-20 градус тәшкил итәргә тиеш. Йоклар алдыннан 1-2 сәгать алдан экраннардан баш тарту яки зәңгәр яктылык фильтры куллану киңәш ителә. Шулай ук 14:00дән соң кофеиннан баш тартырга кирәк.
Стресс белән идарә итү өчен иртән 10-15 минут медитация яки сулыш күнегүләре ясарга мөмкин. Моннан тыш, биш минутлык сулыш практикасы үткәрү, кич белән 20 минут саф һавада йөрү һәм йоклар алдыннан рәхмәт көндәлегенә өч пункт язу тәкъдим ителә.
Документта әйтелгәнчә, бу кагыйдәләр кешеләргә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга ярдәм итәчәк, ә ул гомер озынлыгына турыдан-туры йогынты ясый.
Фото: татар-информ
Чыганак: https://bavly-tat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев