Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Самолетта пауэрбанкларны тыярга. Пассажирлар өчен яңалык

Россиядә самолетларда пауэрбанклар куллануны чикләргә яки хәтта тулысынча тыярга мөмкиннәр.

Мондый тәкъдимне Росавиация Транспорт министрлыгына юллаган, дип яза «Известия».

Сәбәп — соңгы вакытта ешайган куркыныч хәлләр. Быел февраль аенда Екатеринбургтан Истанбулга очкан рейста пассажирның пауэрбанкы шартлап, салонда төтен чыккан. Бортпроводниклар утны тиз арада сүндереп, җайланманы су салынган контейнерга урнаштырганнар. Әмма вакыйга нәтиҗәсендә утыргыч зарарланган, ә пассажир бармагына зыян килгән.

Тикшерү күрсәткәнчә, экипажның гамәллләре дөрес булган. Әмма белгечләр игътибарны башка проблемага юнәлтә: Россия законнарында пассажирларга пауэрбанк куллануны турыдан-туры тыю юк.

Шуңа күрә хәзер Транспорт министрлыгына һава законнарын яңадан карау тәкъдим ителә. Яңа кагыйдәләр пауэрбанкларны куллануны чикләүдән алып, аларны бөтенләй тыюга кадәр барып җитәргә мөмкин.

Әгәр бу үзгәрешләр кабул ителсә, алар авиапассажирлар өчен яңа кагыйдәләр кертәчәк.

 

https://shahrikazan.ru

фото: ясалма фәһем

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев