Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сарабиккол балалар бакчасы элеккеге елларда кебек табигатькә «поход»ка барды

Сарабиккол балалар бакчасы нәниләре өчен башта тәрбияче апалары - Гөлнара Мортазина инструктажлар үткәргән.

 

Балалар куркынычсызлык кагыйдәләрен ныклап торып өйрәнгәннәр. Аннары гына походка чыгып китәләр. Юлда барганда, юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәп, кулга-кул тотынышып барганнар. Авылдагы тауга менгәннәр, тау итәгенә төшкәннәр. Тауда уеннар уйнаганнар, кырмыска оясына тап булганнар, аларны җентекләп күзәткәннәр. "Таудан безнең авыл уч төбендәге кебек күренә икән", - дип шатланышканнар да әле.

Ә балалар өчен иң кызыгы - табигатьтә, саф һавада, өстәл корып, ашап алу булган. Аннары күңелләре булып, бакчага кайтып киткәннәр.

 

фотолар: https://vk.com/public216701556?w=wall-216701556_67

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X