Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шифаханәгә юлламаны ничек алырга: Лениногорск Социаль фонды аңлата

Федераль ташламага ия булучыларга санатор-курорт дәвалануына юлламаны ничек алырга?

Лениногорск Социаль фонды җавап бирә.

Моның өчен шартлар билгеләнгән. Беренчесе – санатор-курорт дәвалануы медицина күрсәтмәсе буенча тиеш булса, икенчесе – федераль ташламага ия булучы социаль хезмәтләрдән баш тартмаса.

Юлламаны алу өчен гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында яисә Социаль фондның клиент хезмәтендә бирергә була. Дәвалау-профилактика учреждениесеннән 070/у формасы буенча белешмәнең оригиналын күрсәтү – мәҗбүри.
Юллама – путевканы алу буенча чират номерын да күзәтеп барырга була. РФ Социаль фонды сайтында «Очередь на санаторно-курортное лечение» электрон сервисында СНИЛС  номерын кертергә кирәк. Электрон реестрда мәгълүмат яңарып тора.

Игътибар! I группа инвалидлык белән ташламага ия булучылар (һәм инвалид балалар) икенче юллама алу хокукына ия. Шулай ук аларны дәвалану урынына илтә һәм озата баручы кеше бушлай бара ала.  Санаторийның профилен дәвалаучы табиб билгели.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев