Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Синоптик, көннәр җылытса да, җәйге көпчәккә күчәргә ашыкмаска киңәш итә

«Уртача тәүлеклек температура тотрыклы рәвештә +5 градустан югары булса җәйге тәгәрмәчкә күчәргә мөмкин» дигән традицион кагыйдәгә һәрвакытта да ышанырга ярамый.

Синоптик Татьяна Позднякова «Ридус» интернет-газетасына биргән интервьюсында тагын нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты.

Аның сүзләренчә, башкалада уртача тәүлеклек температура +4..+5 градуска җиткән инде. Нәтиҗәдә, көндез кар эри, ә төнлә эрегән су яңадан ката, шуның аркасында юлларда бозлавык барлыкка килә.

Позднякова билгеләп үткәнчә, әгәр һава торышы фаразларында төнге сәгатьләрдә бозлавык хасил булуы турында хәбәр итәләр икән, җәйге тәгәрмәчкә күчәргә ашыкмаска кирәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев