Социаль фонд белгечләре апрельдә балалы гаиләләргә һәм өлкән яшьтәге кешеләргә пенсияләр түләү графигы турында хәбәр иттеләр
Барлык түләүләр график нигезендә.
3 апрель – берничә түләү башкарыла:
- Бердәм пособие (17 яшькә кадәргеләргә һәм йөклеләргә
- 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие (эшләмәүчеләргә);
- балаларга ана капиталы акчаларыннан ай саен түләү.
8 апрель – 1,5 яшькә кадәрге эшләүче ата-аналарга бала карау буенча пособие.
Пенсияләрне түләү графигы:
• почта элемтәсе бүлекчәсе — 3-25 апрель;
• кредит оешмалары- 8-19, 22 апрель.
Түләүләр алдагы айда башкарыла. Ягъни апрельдә март өчен пособиеләр киләчәк.
Әгәр түләү датасы ял яки бәйрәм көненә туры килсә, акчалар бәйрәм алдыннан соңгы эш көнендә күчереләчәк. Банк счетларына акчалар көн дәвамында күчерелергә мөмкин, шуңа күрә иртән тоткарланганда эш көне беткәнче көтәргә киңәш ителә.
Түләүләрне почта аша алучылар өчен аларга илтеп бирү почта бүлекчәнең эш графигы нигезендә башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев