Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Социаль фонд лениногорскилыларга СНИЛСны югалткан очракта нишләргә икәнен аңлата

Газет укучыбыздан сорау килде: СНИЛС карточкасын югалтканда нишләргә?

Лениногорск Социаль фонд бүлеге киңәш итә: шәхси счетның иминият номеры пенсия формалаштыру, ташламаларга хокукларны раслау, документларны рәсмиләштерү өчен кирәк. СНИЛС (яшел пластик карта) гомер буе саклана һәм фамилия алышынганда  да яки документларны югалтканда  да үзгәрми.

СНИЛС карточкасын яки номерлы распечатканы югалту куркыныч түгел.  СНИЛСны яңадан ясатмыйлар яки алыштырмыйлар да. Аның урынына СНИЛС турындагы мәгълүмат гражданга аның соравы буенча электрон яки кәгазь рәвешендә бирелә.

СНИЛС номерын кайдан белергә?

Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси документлар бүлегендә (расланган исәп язмасы булырга тиеш, учетная запись)  Социаль фонд порталында шәхси кабинетта номер бирелүен раслаучы документ (АДИ-РЕГ хәбәрнамәсе) соратып алырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев