ҖӘМГЫЯТЬ

Социаль фонд стаж, пенсия баллары турында өч елга бер тапкыр мәгълүмат җибәрә

45 яшькә җиткән ир-атларга һәм 40 яшькә җиткән хатын-кызларга пенсия хокуклары турында хәбәрнамәләр килә. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге аларны дәүләт хезмәтләре порталы аша өч елга бер тапкыр җибәрә.

Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәбәрнамәләр киләчәктәге иминият пенсиясен билгеләгәндә нинди мәгълүматларның инде исәпкә алынуын алдан белергә мөмкинлек бирә. Документта иминият стажының дәвамлылыгы һәм тупланган шәхси пенсия коэффициентлары саны күрсәтелә. Анда шулай ук пенсия коэффициенты бәясеннән һәм билгеләнгән түләү күләменнән чыгып исәпләнгән пенсиянең якынча күләме языла. Пенсия тупланмалары булган очракта, алар турындагы мәгълүмат та хәбәрнамәгә кертелә», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Алынган мәгълүматны киләчәктәге пенсияне бәяләү өчен генә түгел, шәхси счетны тикшерү өчен дә кулланырга мөмкин. Әгәр кеше кайбер эшләгән чорлары яки башка мәгълүматлар исәпкә алынмаганын яисә дөрес күрсәтелмәгәнен ачыкласа, мәгълүматларны төзәтергә мөмкин.

Шәхси счеттагы мәгълүматларны төзәтү турында гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрергә, Татарстан  буенча Социаль фонд бүлегенең клиентлар хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә (МФЦ) тапшырырга була. Аерым чорларны раслау өчен хезмәт эшчәнлегенә кагылышлы документлар кирәк булырга мөмкин. Мәсәлән, хезмәт кенәгәсе яки хезмәт килешүе.

 


Нет комментариев