Социаль ярдәм чаралары турында «Дәүләт хезмәтләре»ндә чат-бот аша белергә мөмкин булачак
Бот ярдәмендә инде бирелгән гаризалар буенча хезмәтләрне күзәтеп торырга мөмкин булачак.
Россия гражданнары дәүләт хезмәтләре федераль порталында чат-бот аша социаль ярдәм чаралары турында белә алачак. Бу хакта РФ Хезмәт министры урынбасары Александр Кожевников сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Яңа опциядән файдалану өчен үз тормыш вәзгыятен тасвирларга кирәк булачак, шуннан соң бот нинди ярдәм алырга мөмкин булуын күрсәтәчәк, дип аңлатты Хезмәт министрлыгы башлыгы урынбасары.
Бот ярдәмендә инде бирелгән гаризалар буенча хезмәтләрне күзәтеп торырга мөмкин булачак, дип өстәде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев