Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Социаль пакет яки акча - лениногорскилыларга 1 октябрьгә кадәр сайларга өлгерергә дип искәртәләр

Билгеле булганча, федераль ташламалардан файдаланучылар (сугыш һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, барлык төркем инвалидлар, Ленинград блокадасы корбаннары) социаль пакет алырга хокуклы.

Ул бушлай дарулар белән тәэмин итүне күздә тота.

Аннан баш тартучылар исә 1200 сумлык акчалата компенсацияне сайлый ала. 1 октябрьгә кадәр льготага ия булучылар акчалата түләүне яисә социаль пакетны сайлый ала.

“Лениногорск шәһәре һәм районында 2540 кеше федераль льготага ия булучылар социаль пакет ала: аларга бушлай медикаментлар, санатор-курорт дәвалануга юлламалар алалар һәм шәһәр яны тимер юл транспортында йөрүгә хокуклы булалар”, - ди Лениногорск Социаль фондының Клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.

Социаль пакет яки акчалата компенсация сайлаучыларга төгәл карарны 1 октябрьгә кадәр кабул итәргә кирәк. Әгәр кеше узган елларда да социаль пакеттан файдаланган булса, быел аңа каядыр барып, яңадан документ тапшырып йөрергә кирәкми. Аның гаризасы автомат рәвештә озайтылачак. Әгәр моңа кадәр ул акчалата компенсация алып, быел социаль пакеттан файдаланырга карар кылган булса, аңа Социаль фонд идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, - дип аңлатты Айгөл Исламова.

Социаль хезмәтләр җыелмасын акчага әйләндереп карасак: компенсация күләме – 1578,50 сум. Шуларның 1215,80 сумы – дарулар; 188,08 сумы – шифаханә-курорт чыгымнары;  174,62 сумы – дәвалану урынына бару-кайту чыгымнары өчен.

Социаль пакет хокукына ия граждан даруларны яки акчаны сайлагач, бер ел дәвамында карарын үзгәртә алмаячак.

Табиблар социаль пакеттан баш тартканчы, ныклап уйларга киңәш итә.

 

фото: https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев