Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шөгер авылында капиталь ремонттан соң почта бүлекчәсендә уңайлы шартлар тудырылды

Мондагы шартларга биредәге почта бүлекчәсеннән хезмәт алучылар уңай бәя бирергә өлгерде.

Шөгер почта бүлекчәсе начальнигы Гөлия Шириазданова әйтүенчә, бу почта бүлекчәсе Шөгердән тыш, Иске Шөгер, Яңа Шөгер, шулай ук якын-тирә авыллар: Ялтау, Иске Иштирәк, Мөэмин-Каратай, Бәкер халкына да хезмәт күрсәтә. “3 меңнән артык халык безнең почта карамагында, алар арасында 500дән артык пенсионерлар бар. Почта бүлекчәсеннән кеше өзелеп тормый. Ремонт безгә бик кирәк иде”, - ди Гөлия Шириазданова.  

Ремонт 123 квадрат метр мәйданда үткәрелгән. Бөтен нәрсә яңартылган: фасадыннан башлап, эчке якка кадәр. Эчке якта – стеналар, түшәм, идән ясалган, ишекләр куелган, җылыту һәм инженерлык челтәрләрендә ремонт булган. Заманча янгын куркынычсызлыгы һәм видеокүзәтү системасы урнаштырылган. Хәтта кондиционерга кадәр бар. Почта бүлекчәсенә офис техникасы һәм яңа мебель кайтартылган.

“Татарстан почтасы» Бөгелмә бүлекчәсенең Лениногорск участогы җитәкчесе Вадим Куклин әйтүенчә,  мондый зур үзгәрешләр Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелгән федераль программа ярдәмендә мөмкин булды. Программа авылларда һәм ерак җирләрдә урнашкан почта элемтәсе бүлекчәләрен модернизацияләүне күздә тота. Программа кысаларында, 2023 елда Лениногорск районында ике почта бүлекчәсендә ремонт үткәрелгән: Шөгер һәм Ивановкада.

Ремонт барышында сәламәтлеге чикле булган клиентлар турында да онытмаганнар. Пандуслар, табличкалар, чакыру кнопкалары куелган. Шулай ук почта хезмәткәрләре өчен дә аерым почмак бар.

 

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында 26 гыйнвар санында укый аласыз.

Фотолар: почта бүлекчәсеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев