Шөгер авылында ветеран-педагогларны мәктәпкә җыйдылар
ҖӘМГЫЯТЬ

Шөгер авылында ветеран-педагогларны мәктәпкә җыйдылар

Шөгердә В.Чкалов исемендәге мәктәптә матур традиция бар: Укытучылар көне һәм Өлкәннәр көне уңаеннан ике бәйрәмне берләштереп, ветеран-педагогларны кунакка чакыралар.

Шөгер мәктәбенең профсоюз комитеты рәисе Резидә Хәертдинова җитәкчелегендә озак еллар мәктәптә эшләп, белем биргән укытучыларга бәйрәм концерты оештырылды. Чарада мәктәп директоры Гөлнара Низамова ике бәйрәм белән дә котлады.

Чыгыш ясаучылар арасында: Әлфия Бадыкшанова, Илгиз Бадыкшанов, китапханәче Гөлфия Шәйдуллина, тәрбия буенча директор советнигы Регина Батырова бар иде. Укытучылар чәй табыны артында мәктәп елларын искә төшерделәр, бер-берсе белән аралаштылар, дип хәбәр итә Шөгер мәктәбе.

 


Нет комментариев