Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Шөгер мәктәбе укытучысы Резидә Хәертдинова - 45 ел дәвамында көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлында

Ул – районыбыз мәктәпләрендә дүрт дистә елдан артык балаларга белем һәм тәрбия биргән, туган телебезнең – татар теленең аһәңле, затлы йөзек кашыдай булуын аңлатып, телнең асылына төшендереп эшләүче укытучы.

Иң мөһиме – яраткан һөнәрен, яраткан тормыш иптәшен һәм бәхетен туган ягында тапкан. 

Сүзем – В. Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә татар теле укытучысы Резидә Хәтиф кызы Хәертдинова турында. 

Без аның белән бүгенге белем һәм тәрбия системасы, укыту эшчәнлеге турында сөйләштек, үткәннәргә кайтып килдек. 45 ел дәвамында педагог һөнәре буенча эшләүче Резидә Хәтиф кызы мәктәп эшчәнлеге турында, укытучы һөнәре хакында рәхәтләнеп сөйли ала, эш тәҗрибәсе шактый бит. Әйтергә генә ансат, 45 ел. Балаларны белем дөньясына алып кереп, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтергә, фикерләү сәләтен үстерергә, дөньяга карашын формалаштырырга, аңарда шәхес тәрбияләүгә көчеңне куярга һәм тагын бетмәс-төкәнмәс эшләр. 

“Кечкенәдән укытучы буласым килде. Без мәктәптә укыган чакта укытучылар – бер маяк, буй җитмәслек бөек зат булып күренделәр. Минем дә шундый буласым килде һәм туган авылымда 8 еллык мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесына укырга киттем”, - дип сөйли Резидә Хәертдинова. 

Ул матур табигатьле Сарабиккол авылында биш балалы гаиләдә туып-үскән. Алгарак китеп әйтәм, бишесе дә бүгенге көндә исән-сау, аралашып, туганлык җепләрен саклап яшиләр. Биш бала арасында ул берүзе укытучы һөнәрен сайлаган. 1976 елдан 1980 елларга кадәр Минзәләдә укый. Ара шактый ерак булганлыктан, авылга бик сирәк кенә, каникулларга гына кайткан. Укуны тәмамлагач, юллама белән Лениногорск районына эшкә кайта һәм Кирлегәч мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгеләнә. 

Аннан соң югары белем алу теләге белән Казан дәүләт педагогия институтына тарих  һәм филология факультетына укырга керә. Шөгер егетенә тормышка чыккач, Иске Шөгер мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен дәвам итә. Ә соңрак, ике мәктәп берләшкәч, Шөгердәге Чкалов исемендәге мәктәптә укытучылык эшчәнлеге алып бара. Бүгенге көндә шунда армый-талмый хезмәт куя. 

Резидә Хәтиф кызы укытучы булып эшли башлаган вакытларын, Кирлегәч мәктәбен бүген дә сагынып сөйли: “Без ул чакта Кирлегәч мәктәбенә дүрт яшь укытучы бергә килдек. Балалар белән эшләве дә күңелле, рәхәт иде. Ул чакта укытучы –мәктәптә генә түгел, ә фермада – агитатор, газетлар чыгара, кичләрен клубта төрле чаралар оештыручы, спектакльләрдә катнашучы. Безнең баштан болар барысы да үтте. Авырлыгын да тоймадык. Балалар белән, авыл халкы белән уртак тел табып эшләдек. Минем остазларым – киңәш бирүчеләрем: Зөлхәбирә Сәгыйтовна, Сәрвәр апа, Сәгыйть Зиевич иде. Мин аларга бүген дә рәхмәтле”, - ди.

Шунысы да бар: Резидә Хәертдинова үз һөнәренә кызыксыну уяткан, укучылары белән ике арада ныклы җеп сузган. Башлангычтагы беренче чыгарылыш укучылары арасында укытучы һөнәрен сайлап, бүгенге көндә дә Кирлегәч мәктәбендә эшләүчеләр бар. 

Резидә Хәтиф кызы тормыш иптәше белән өч бала: ике кыз һәм бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Икесе Әлмәттә яшиләр, берсе – Лениногорскида. Аралар ерак түгел, ялларда әти-әни янына кайтып, аларның җылысын, кайгыртуын тоеп, шатлыклы мизгелләр кичереп китәләр. Өч онык – әби-бабайның шатлыгы, юанычы. 

-    Резидә Хәтифовна, бүгенге укучы элеккегедән аерыламы? 
-    Элеккеге балаларда олы кешегә, өлкәннәргә карата хөрмәт зур иде. Без, мәсәлән, мәктәптә укытучыларыбыз ни әйтер, болай эшләсәк, дөрес булырмы икән дип тора идек. Әле хәзер дә өлкән укытучылар белән очрашкач, кыенсыну сизәсең, болай килешмәс дисең. Хәзерге балалар өчен бөтен нәрсә дә бар, ә менә тәрбия ягы бераз аксый. Хәзерге балаларның әти-әниләренә дә бит элеккеге сыман, тәрбияви оешмалар эләкмәде. Пионер, комсомол оешмалары туры килмәгән аларга. Хәзерге балаларга, минемчә, хокук артыгы белән бирелде. Интернет үтеп керү дә киртә тудырды.

Педагоглык һөнәреннән тыш ул мәктәптә профсоюз оешмасы рәисе булып тора. Шөгер мәктәбендәге укытучыларның 100 проценты – профсоюз әгъзасы. Әле мондый күренеш һәр мәктәптә очрамый. Ветеран укытучыларны онытмыйлар. Агитбригадалар оештыралар. 
Резидә Хәертдинова һәр укучысының тормышта үз урынын табып, туган телен хөрмәт итүче кешеләр булып калуына ышана. Укытучы хезмәтенә моннан да зуррак бәя юктыр кебек.

Фото: гаилә альбомыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев